Реклама
Әлмәт районының бер авылында яшәүче пенсионер ханымга 4 февраль көнне кичке 9 лар тирәсендә билгесез ир-ат шалтырата.
Россиядәге зур банкларның берсендә эшләүче кеше буларак таныштырып, ул 61 яшьлек ханымны "акчаларын югары процентка салырга" күндерә. Шуннан соң пенсионер аферистка үзенең 4 исәп-хисап счетының банк картасы мәгълүматларын җиткерә. Шулай итеп ул 520 мең сум акчасыннан колак кага.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+