Мошенниклар өлкәннәрне алдый
Социаль мошенниклыкның чираттагы факты теркәлде.
Казанда 80 яшьлек бер әби фатирына таныш булмаган хатынны кертә. Тегесе якын арада акча алышыначагын әйтә һәм әбигә акчаларын алыштырып бирергә тәкъдим итә. Әби ике биш меңлеген чыгарып бирә. Соңрак теге ханым биргән акчаларның ялган булуы беленә. Хәзер мошенникны эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа