Реклама
8 мартка каршы төндә Юпитерны гади күз белән дә күреп булачак.
Ул төндә Юпитер планетасы Җир һәм Кояш белән бер линиядә булачак икән. "Кыш дәвамында Юпитер төнге күктә хакимлек итте, - дип аңлата белгечләр. - 8 март төнендә әлеге күренешнең кульминация ноктасы күзәтеләчәк. Кояш, Җир һәм Юпитер бер сызыкта диярлек урнашачак. Юпитернең Кояш тирәли әйләнеп чыгу вакыты 12 елга сузыла, 13 ай саен без шундый хәл күзәтәбез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+