Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәмәтнең үткәне дә, киләчәге дә матур

Мәмәт авыл җирлеге бүгенге көндә 3 авылны берләштерә: Мәмәт, Чупай, Сәмәрканд. Аларда барлыгы 595 хуҗалык, 1517 кеше исәпләнә. Соңгысына йорт хуҗалары бары тик җәй айларында гына кайта, биредә 19 хуҗалык бар. Узган ел гаиләләргә бәхет өстәп, 17 бала дөньяга килгән, үлүчеләр исә 26 га җиткән.

Әлеге авылларда гомер кичерүчеләр электән үк тырыш, уңган булулары белән аерылып тора. Җирлектә 3 фермер хуҗалыгы да булуы шуның ачык мисалы: В.Гайсин 100 гектар, М.Миндаров 50 гектар, Р.Шафиков 51 гектар җирдә эшчәнлек җәелдерә.
Күптән түгел булып узган отчет җыелышында болар хакында авыл җирлеге башлыгы Камил Гыйниятуллин тулы мәгълүмат җиткерде. Анда 2011 ел йомгаклары, авылның социаль үсеше, экологик торыш, ЖКХ эшчәнлеге һәм пай җирләрен рәсмиләштерү барышы каралды. Шулай ук авыл җирлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында, 2012 елга бюджет кабул итү, прокуратура протестлары һәм башка сораулар да тикшерелде.
Авыл җирлегендә узган ел башкарылган эшләр байтак. Әлбәттә, максатка авыл Советы, депутатлар, авыл кешеләре ярдәме белән ирешелгән. К.Гыйниятуллин әйтүенчә, ниһаять, авылда күп елларга сузылган су проблемасы чишелгән. Куйбышев һәм Мириханов урамнарына аерым су линиясе сузылган һәм яңа насос төшерелеп будка куелган. Калинин, Куйбышев урамнарына вак таш салынган, Совет урамында чокыр ремонты ясалган. Соңгысына барлыгы 50 мең сум акча тотылган. Алдагы елларда ук федераль программага кертелгән Ленин урамындагы күпергә дә 2011 елда капиталь ремонт уздырылган. Авылның икенче яртысында телефон линияләренең җир астыннан үткәрелүе, югары тизлекле Интернет һәм кабель телевидениесе кертелүе шулай ук мәмәтлеләр өчен шатлыклы вакыйга булган. Киләчәктә бөтен коммуналь түләүләрне шәһәрдәге кебек авылда да терминал аша гына башкару мөмкинлеген исә халык ашкынып көтә.
Тагын бер куанычлы хәбәр: Южный урамы җирләрен авыл территориясенә кертү өчен документлар бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетына җибәрелгән. Алар буенча карар чыгарылганнан соң һәр хуҗалык үз җирләрен рәсмиләштерә алачак.
Чыгыштан күренгәнчә, отчет чорында Мәдәният йортына, авыл Советы бинасына 130 меңлек янгын сигнализациясе куелган һәм 18 меңлек янгын помпасы алынган. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә ирекле янгын дружинасы төзелгән, А.Ихсанов, Р.Миннегалимов, Ә.Фарукшин, М.Сәйфуллин, Р.Фахутдиновлар әлеге эшкә бик теләп алынган.
Авылны чистартуга, матурлыгын саклауга мәмәтлеләр җитди карый. Талгын чишмә, авылга керә торган юл буендагы яңартылган алтакталар, төзекләндерелгән һәм буялган зират тирәли тотылган койма ерактан ук матур булып күренеп, биредә үз авылларын сөйгән, кадерләгән кешеләр яшәвенә ишарәләп тора. Экологик икеайлык кысаларында оештырылган шимбә өмәләрендә дә Мәдәният йорты, китапханә, медпункт, кибет, почта хезмәткәрләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, "Рәис" торак-коммуналь хуҗалыгы, "Актау" җәмгыяте, авыл Советы эшчеләре актив катнашкан. Зиратта язын һәм көзен үткәрелгән өмәләрдә авыл халкы, мәчеткә йөрүче бабайлар үз өлешләрен керткән. Әмма мондый чараларда һаман да бер үк кешеләр активлык күрсәтә икән. Шуңа да үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы киләчәктә авыл халкының битараф булмавын сорады.
Мәмәт авыл җирлегендә быел да төзекләндерү, яңарту эшләре дәвам итәчәк. Мәсәлән, Калинин урамындагы юлга вак таш салуны тәмамлау, Октябрь һәм Мириханов урамнарында чокыр ремонты ясау, чишмәне уратып алган киртәләрне ремонтлау, агачлар утырту - шуларның берничәсе. Шәхси йортларны, җирләрне рәсмиләштерү дә дәвам итәчәк. Авылда электр линияләренә капиталь ремонт таләп ителүе дә мәгълүм. План буенча әлеге эш 2014-2015 елларга гына каралган. Аның барышында барлык алюминий чыбыкларны кабельләргә (СИП) алыштыру күздә тотыла.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250