Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәмәтлеләрне ниләр борчый

Бүгенге Мәмәт нинди тормыш, эш-мәшәкатьләр белән яши, аны нинди проблемалар борчый икән? Узган җомга көнне авыл Мәдәният йортына "Әлмәт таңнары" газетасы хезмәткәрләре белән очрашуга килгән халыкка шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Дөресен әйтергә кирәк, без күп сораулар күтәрелер дип уйлаган идек. Ник дигәндә, моннан берничә ел элек редакциягә мәмәтлеләр арасыннан да проблемаларын чишүдә ярдәм итүләрен сорап хат язучылар булгалады. Ә хәзер авылда су проблемасы чишелгән, газ, ут белән тәэмин ителеш һәм башкалар буенча да сораулар юк.
Шәрига Галләметдинова, тарих укытучысы:
- Мәмәт мәктәбенең тарихы 1918 елларга барып тоташа. 1939 елдан 1944 елга кадәр ул урта мәктәп була. Аннан соң сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1972 елда кабаттан урта белем бирүгә күчерелә. 1984 елда 320 урынга исәпләнгән ике катлы типовой мәктәп ачыла. Якты, иркен, зур уку йортыбызны тугыз еллыкка гына калдырдылар. Бүген биредә 53 бала белем ала. Мәктәбебезне ябып, аны башлангычка гына калдыру куркынычы да бар. Без мәктәпне япмауларын телибез. Яшьләр балаларын күбрәк шәһәргә йөртеп укыта. Мәмәт шәһәргә якын урнашкан. Яшьләр авылда калсын, балалары авылда укысын иде. Әлмәттән килеп төрле секцияләр оештырылсын иде.
Гөлнәзирә Галиева, ветераннар советы рәисе:
- Авылда медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртырга кирәк. Төнлә авырып киткән очракларда чакыртырга кеше юк. Чөнки фельдшерыбыз Чупай авылында яши. Тормыш булгач, төрле хәл була. Мондый чакларда бүген декрет ялында булган элеккеге фельдшер Эльвира Саттаровага барабыз. Мәмәттә медпункт бар, әмма ул яхшы ремонт сорый. Ветеранар советы рәисе буларак шунысын да әйтәм, медпунктны дарулар белән тәэмин итү зарур. Бигрәк тә өлкәннәргә юлда йөрүе авыр, аннан соң моңа зур сумма кирәк. Элек медпунктка дарулар кайта иде. Кирәкле даруны шуннан гына сатып алдык. Хәзер бу система бетерелде.
Хәния Бәдгытдинова, Мәдәният йорты директоры:
- Мин тәртип җитеп бетми дияр идем. Урамда кәҗәләр йөри. Кешеләрнекенә дә, клуб бакчасына да кәҗәләр кереп, агачларны, яшеллекне кимереп бетерделәр. Халыкны тыңлатып булмый, әйтеп тә карыйбыз, югыйсә. Урамга пычрак су түгәләр, чүп-чар ыргыталар. Чүплекләрне яба башлагач, кешеләр чүпләрен су буйларына ташлый башлады. Укытучылар, клуб, авыл Советы хезмәткәрләре шушы чүпләрне җыярга мәҗбүр була.
Ләлә Ситдыйкова, татар теле укытучысы:
- Уку йортыбыз база мәктәбе саналды. Хәзер өлкән сыйныф укучыларын автобус Кичүчат мәктәбенә йөртә. Без, укытучылар да, әти-әниләр дә, авылга ун- берьеллык мәктәп җитми дибез. Авылда белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен шартлар бар. Ике корт, стадион алар карамагында, мәктәптә түгәрәкләр эшли. Мәктәпкә капиталь ремонт уздырылса, шулай ук яхшы булыр иде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250