Мәктәп укучылары 7 велосипед урлаган
Полиция аларны тоткарлаган.
Бу хәл Чаллыда була. 15 яшьлек егетләр подъезда калдырып киткән велосипедларны урлап, игъланнар сайты аша аларны кире сата торган булганнар. Барлыгы алар 7 велосипед урлый. Акчаларны алар тәмәке, спиртлы эчемлекләр алуга тоталар.
Подъездларга алар йөзләрен каплап керә торган була. Шул рәвешле видеокамераларга эләкмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа