Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәктәп ашханәсендә яраклылык вакыты чыккан ризык кулланылган

Әлеге хәл Нурлат районы Якушкино урта мәктәбендә булган. Бу хакта Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Планлы тикшерү барышында мәктәп ашханәсендә яраклылык вакыты чыккан азык-төлек файдаланулары ачыкланган. Идарә белгечләре ачыклаганча, мәктәп яраклылык вакыты чыккан терлек продукциясен саклау һәм куллануга юл куйган. "Әлеге кимчелек кешеләрдә ризык белән бәйле токсик инфекция китереп чыгарырга, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авыруларның таралуына китерергә мөмкин", - диелә идарә тармагы хәбәрендә.

Әлеге факт буенча, административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш оешмага кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса