Реклама
Чаллыда табиб-травматологны атып үтерүдә гаепләнүче 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка карата кузгатылган җинаять эшен судта тикшерү азагына якынлашып килә.
Мисбах Сәхәбетдинов РФ Җинаять кодексының 223 нче маддәсе 1 нче бүлеге (канунсыз рәвештә корал ясау), 222 нче маддәнең 1 нче бүлеге (канунсыз корал саклау), 105 нче маддәнең 3, 30 һәм 1 нче бүлекләре (үтерү өчен һөҗүм итү), 105 нче маддәнең 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+