Минутына 1 мең сум өчен 30 кыз анадан тума килеш су коеначак
Бүген игъланнарда үзенчәлекле вакансия барлыкка килде: шәрә килеш су коену өчен 30 кыз эзлиләр.
Сәбәбе - Казанда тарихи фильм төшерелә башлый, кызларга Казанка елгасында су коенырга кирәк булачак. Кадрдагы һәр минут өчен 1000 сум акча түләү каралган. Фрагмент якынча ике минут булыр дип көтелә. Оештыручылар кызларга бернинди шартлар да куймый, димәк, зифа буйлылар да, "түгәрәк" гәүдәле гүзәл затлар да биредә катнаша ала. Кагыйдә буенча, тарихи фильмнарда кызлар анадан тума су коенган.
Әлеге мизгелне төшерү 15 июньгә планлаштырылган, табигать үз төзәтмәләрен кертмәсә, билгеле. Бүгенге көндә 30 дан артык кыз мөрәҗәгать иткән инде, фильмны ясаучылар кастинг уздырырга җыенмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа