Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мигъраҗ кичәсе якынлаша

Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә

Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә Мигъраҗ кичәсе, диләр.
Мигъраҗ кичәсе Рәҗәб аеның егерме алтынчы көненнән егерме җидесенә каршы кичкә туры килә. Быел бу дата - 5 июньнән 6 нчы июньгә каршы кичтә.
Әлеге кичне Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына могҗизалы сәяхәт иткән.
Мигъраҗ - пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларының берсе. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән, башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән.
Миграҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән; "Бәкара" сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән; кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән.
Мигъраҗ уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса