Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

МиГ-29 уйлап табучысы вафат

Иван Микоянга 90 яшь туласы булган.

Мәскүдә яшәүче Иван Микоянның йөрәге тибүдән бүген туктаган. Ул легендар МиГ-29 истребителе конструкторчыларының берсе иде. Бу хакта «Россия 24» телеканалы хәбәр итә. ЦК КПСС политбюро әгъзасы, СССР хөкүмәте рәисе Анастаса Микоянның беренче урынбасары булган әлеге шәхес гомер буе 1939 елда әтисенең энесе Артем Микоян нигез салган конструктор бюросында эшли. Ул әйдәп баручы инженер да, баш конструктор урынбасары да була. 4 буын МиГ-29 истребителе проекты өчен ул ике тапкыр СССР дәүләт премиясе лауреаты була. Соңгы көннәренә кадәр «МиГ» Россия самолет төзелеше корпорациясенең киңәшчесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса