Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мәгариф министры бәби тапкан студентларны бушлай укытуга күчерүне яклап чыкты

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап өстенлекле юнәлештә бюджетта укуга күчерә алачаклары хакында сөйләде. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә.

Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы проектын җәмәгать фикер алышуыннан соң Юстиция министрлыгына җибәрәчәкләрен җиткергән. Кабул ителгән очракта, документ басылып 10 көн үткәннән соң, бала тапкан студент әниләр әлеге хокуктан файдалана алачак.


Ольга Васильева сүзләренчә, бу студент әниләр бала туганнан соң укуларын тәмамласын өчен башкарыла.

Ул шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына терәк югары уку йортлары төзү өчен бәйгедә катнашуга 57 төбәктән 86 гариза керүен билгеләп үткән. "Һәр гариза бәйгенең барлык параметрларына туры килгәнлеге буенча каралачак. Комиссия җиңүчеләр турындагы карарны апрель уртасында чыгарачак", - дип белдергән Васильева.

Алдан министр яңа терәк югары уку йорты, аерым алганда, Мурманскида Мурманск дәүләт университеты базасында барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса