Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мескен песиләрне подвалда бикләп ачка үтерәләр

Чаллы волонтерлары тәрәзәләре томаланган подвалларда калдырылган песиләрне коткару белән мәшгуль.

Бу хәл автокалада беренче ел гына күзәтелми икән. Кыш башлану белән коммунальчылар хуҗасыз хайваннарны подвалларга бикләп калдыра. Алар анда ачка үләләр. Элек әбиләр кызганып аларны коткара торган булган. Ә хәзер тимер пластиналарны кубарып алырга аларның көче җитми.

Шул ук вакытта шәһәр җитәкчеәренең һәр йортта да подвалларны томаламау турында карары бар. Ул 2014 елның гыйнварында ук кабул ителгән булган. Шуңа бәйле рәвештә коммунальчыларның болай кыланулары РФ Җинаять кодексының 245 нче маддәсенә туры килә. Хәзер чаллылылар «Татарстан кешеләре» хәйрия фонды белән коммунальчыларга карата чара күрергә ниятли ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса