Менә сиңа мә: багучыларга 300 мең сум түләгән
Күрше районда яшәүче әби өч ай эчендә акчаларыннан коры кала.
Лениногорскида яшәүче 65 яшьлек пенсионер багучылар турында телевизордан ишетеп белә. Телефон аша чиреннән дәвалаучыга ул 4 ай эчендә 163 мең сум акча чыгарып сала.
Аннан икенче бер багучыга мөрәҗәгать итә. Ул аңа 116 мең сум күчерә. Дәвалау курслары тәмамланып та, әбинең авыруы бетмәгәч , ул полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер тикшерү бара. Багучыларның Мәскәүдә яшәве ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа