Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Менә сиңа кеше!

Биш дистәгә якын ел элек куелган эксперимент адәми затларның ни дәрәҗәдә канкойгыч икәнен күрсәтә...

1978 елда Сербия рәссамы Марина Абрамович бик кызыклы тикшерүгә алына - үзәк күргәзмә залларының берсендә ул селкенмичә экспонат булып торасы итә. Янына ул төрле предметлар да куя - акварель буяулар белән бергә чүкеч һәм пистолетка чаклы. Күргәзмәгә килгән кешеләргә "экспонатны" тотып карарга һәм үзләре ни тели - шуны эшләргә рөхсәт ителә.
Иң башта тамашачылар югалып һәм кыенсынып кала, соңрак карап торучылар да, үбүчеләр дә, чәчәк бүләк итүчеләр дә табыла. Тора-бара кыюраклары рәссамны чишендерә башлый, буярга җөръәт итә, хәтта кисеп тә карый. Боларны эшләгәндә матурлык карарга килүчеләр бик шатланып, көлә-көлә маташалар. Экспериментның азагы ни белән беткән булуы билгесез, тик бәхеткә күргәзмәгә килүче берәү пистолет алып "экспонатка" төбәүгә үк арага сакчы кысыла.
- Башта тамашачылар минем белән уйнап карыйсы итте, аннан аларның барысы да агрессив була башлады, Бу алты сәгатькә сузылган коточкыч халәт иде. Алар минем чәемне кистеләр, тәнемә роза энәсе кададылар, муенымнан тиремне кистеләр, аннары ярамны бәйләделәр... Алты сәгать селкенми торганнан соң хәрәкәткә килеп атлый башлауга алар куркышып бүлмәдән таралыштылар. Кайтып үземне көзгегә карагач та, мине чәчемнең агарганын күрдем, - дип үз кичерешләре белән уртаклашкан булган Абрамович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса