Маймыл елын каршыларга әзерлән
2016 ел - Маймыл елын ничек каршыларга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», дигән ышану да бар бит.
Нәрсә кияргә?
Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза да, ефәк тә, атлас та булырга мөмкин. Төсенә килгәндә, кызыл, чия, сары, җирән, әфлисун төсендә булуы шарт. Кыйммәтле ташлы алтын эшләнмәләрегезне киегез. Ни өчен дигәндә, аксессуарларның да, кием кебек үк, бу төндә табигый ташлардан ясалганын кулланырга кирәк.
Хатын-кызлар чәчләрен җилкәләренә салып яки гади генә итеп артка җыеп куйсын.
Ирләргә классик караңгы яки алтын төсендәге костюм кию отышлы. Оригиналь галстук яки күбәләккә Маймыл аеруча шат булыр.
Кайда каршы алырга?
Яңа елны кайда каршыласаң да ярый, аерым күрсәтмәләр юк диярлек. Иң мөһиме - ул күңелле, шау-шулы җир булсын. Мәзәкчән Маймыл елында бераз маймылланып алу артык булмаячак. Кунаклар чакырудан тартынып тормагыз, кеше күп булган саен, күңеллерәк була. Фейерверклар, салютлар, серпантин, бенгаль утларын алып куярга онытмагыз. Йортыгызны күп итеп гирляндалар, ялтыравыклар белән бизәгез.
Табынга нәрсә куярга?
Бу юлы күркә, тавык ите, тутырылган казлар турында онытып торырга туры килә. Маймылның тәмлетамак булуын истә тотып, өстәлгә тәм-том, кәнфитләр, туңдырма, чикләвек, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бигрәк тә бананны күбрәк куегыз. Маймыл экзотик җимешләрдән дә баш тартмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа