Реклама
Чаллыда "Фольксваген Поло" машинасы йөртүчесе - 62 яшьлек ир-ат руль артында җан биргән.
Гадәттән тыш хәл бүген иртән - 8:30 сәгатьләрдә Яр Чаллы проспекты һәм Академик Королев урамы киселешендә булган. Машина йөртүче үзен начар хис иткән. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә аны коткарып кала алмаган - ир-ат аңына да килмичә вафат булган.
Вакыйга урыныннан "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, әлеге ир-ат бер оешмада балта остасы булып эшләгән. Аның эшкә барышы булган. Урында зур гына транспорт бөкесе барлыкка килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+