Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Машина урлаучыларга нокта куелды

Ике ир бер төндә өч машина урлап кача.

Бу вакыйга узган ел була. Чистай районыннан бер үк вакытта өч кеше машиналарын урлаулары турында хәбәр итә. Баксаң, 22 яшьлек ике дус очрашып кәеф-сафа коргач, машинада йөреп кайтарга булалар. Якын тирәдәге бер җиңел машинаны урлап качалар. Ягулык беткәч, икенчесен урлыйлар. Аннан тагын берне. Исереп салонда йоклап киткән җинаятьчеләрне полиция кайнар эздән тоткарлый. Чистай суды егетләрне 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса