Реклама
Күп кенә гаиләләр, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр үз машиналары булуга мохтаҗ.
Шуны истә тотып, Дәүләт Думасының тиешле комитеты Дмитрий Медведевка ана капиталын автомобиль сатып алуга тотуны рөхсәт итү турында тәкъдим белән чыккан.
Алар раславынча, бу балалы гаиләләргә ярдәм булу белән беррәттән үзебезнең ил автомобиль җитештерүчеләре өчен дә кулай булачак. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты да хуплаган.
kazanfirst.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+