Машина карагын Әлмәттә тотканнар
Яр Чаллыдан 30 яшьлек ир-ат сентябрь башында «Лада Калина» автомобиленең югалуы турында полициягә хәбәр итә.
Машина куып алып китү факты буенча җинаять эше кузгаталар. Оператив-тикшерү чаралары барышында автомобиль Бәкер авылы янында табыла. Ул техник яктан төзек хәлдә хуҗасына кайтарыла. Аны куып алып китүче 28 яшьлек әлмәтле булып чыга. Егеткә 5 елга кадәр ирктән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia