Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Машина өчен кеше үтергән Әлмәт кешесенә карата хөкем карары расланды

Россия Югары суды 32 яшьлек Әлмәт кешесе, инженер булып эшләгән Дмитрий Пановка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Татарстан Югары суды аны 19 елга кырыс режимлы колониягә озату һәм моннан тыш 2 елга иреген чикләү турында карар чыгарган иде.

Тикшерү органнары һәм суд ачыклаганча, Панов 2015 елның июнендә интернетта 4 миллион сумга Toyota Land Cruiser 200 машинасы сатылу турындагы белдерү күрә. Шуннан ул мәкерле план кора: хуҗасын үтереп, машинасына ия булырга тели.

Машина сатучы Йосыф Бабаев очрашуга дусты Гусейн Мамедов белән килә. Пановның кулында мылтык күреп, Бабаев урманга кереп кача ала. Ә ату һәм пычак ярасы алган Мамедовның гомере өзелә. Эзне бутау өчен Панов "112" хезмәтенә шалтырата, үзенә һөҗүм итүләрен хәбәр итә. Әмма тикшерүчеләр аның ялган сөйләвен аңлап ала. Ир-ат үз гаебен танымады.

Гражданлык шикаяте нәтиҗәсе буенча, Панов вафат булган Мамедовның туганнарына - 1 миллион сум, Бабаевка - 500 мең сум акча түләргә тиеш була.

http://Чыганак һәм фото: "БИЗНЕС Online"

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса