Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Мактама мактала

Соңгы елларда Мактама гел мактала - җитәкчеләр тарафыннан да, авыл халкы да канәгатьлеген һәрдаим белдереп тора. Килеп туган сораулар хәл ителә һәм бу эшкә шушы җирлектә яшәүчеләр, депутатлар, түбәнмактамалылар үзләре җәлеп ителә. Бистә халкы: "Бездә проблема юк", - ди.

Бу көннәрдә предприятие-оешмаларда, авыл җирлекләрендә узган елгы эшчәнлеккә отчет җыелышлары бара. 25 гыйнварда Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә җирлегендә дә үтте ул. Алдагы елларда тавышлы, бихисап сорау бирүләр белән үтә торган җыен быел әнә шулай тыныч кына, күп рәхмәт сүзләре, алкышлар белән барды. Җыелыш тәмамланганнан соң өйләренә таралышучы кешеләрне туктатып "сезнең бернинди дә сорауларыгыз юкмыни" диюебез дә нәтиҗә бирмәде.

Чынлап та, Түбән Мактама җирлеге үсә, яңара дип әйтергә ныклы нигез бар. Узган ел Тихоновка авылының Южная урамында 2,5 км озынлыгында суүткәргеч салынган, канализация коллектрын проектлау буенча эшләр тәмамланган, Түбән Мактама бистәсендәге кайбер урам юлларына өлешчә вак таш җәелгән, асфальт салынган, чокырлы юллар ремонтланган. "Татнефть" ААҖ көче белән барлыгы 8,5 миллион сумга Достоевский урамындагы 2, 4, 6, 8, 9 нчы йортлар ишегаллары төзекләндерелгән һәм 64 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, нефтьчеләр бистәгә тулы булмаган дүрт ел эчендә 69,5 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Мәгълүм булганча, 2012 елда Тихоновкада газүткәргеч төзелде. Чыгышта газ кертүгә ихтыяҗның һаман да югары булып калуы ассызыкланды, чөнки шәхси төзелеш дәвам итә. Бүген биредә 2104 шәхси хуҗалык испләнә. Узган ел табигый үсеш 21 кеше тәшкил иткән, әгәр миграцияне дә искә алсаң, бу сан - 68. Муниципаль берәмлектә 64 күпбалалы гаилә яши. Аларның 42 сеннән җир участоклары сорап гариза кергән. Шулай ук Әлмәт муниципаль районы да күпбалалы гаиләләр өчен 600 участок бүлгән. Әлфия Габделбаровна әйтүенчә, барлык гаиләләр дә җир участоклары белән тәэмин ителәчәк. Әлбәттә, йортлар саны арткач, балалар бакчасы да төзергә кирәк булачак.

Җирлектә 85 күпкатлы йорт бар. 2009-2012 елларда федераль программа буенча 21 торак йортка барлыгы 65704 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Быелгы исемлеккә бистәнең ике йорты кертелгән. Тузган ике йортны җимерүгә документлар әзерләнгән. Алар 2015 елга кадәр сүтелергә тиеш. Ә менә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү белән мактамалылар да мактана алмый - бурыч 10 миллион сумнан артыграк.

Башка биналар да яңарыш кичерә. Мисал өчен, Тихоновка авылындагы ФАПка сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 100 мең сум акча бүленәчәк. Бистә башлыгы яхшы ремонт ясау өчен өстәмә рәвештә акча эзләячәкләрен белдерде. Җирлектә 3 мәктәп бар. Аларда 1045 укучы белем һәм тәрбия ала. Хәбәр иткәнебезчә, 1 һәм 2 нче мәктәпләр шулай ук быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән.

62 нче балалар бакчасын да быел үзгәрешләр көтә. Ул "Татнефть" ААҖ аша капиталь ремонт планына язылган. Биредә 12400 мең сумлык эш башкару планлаштырыла. Депутатлары салкын су үткәргечен тулысынча алыштыруда ярдәм күрсәткән. 64 нче балалар бакчасында узган ел 5 миллион сумлык капиталь ремонт булып үткән. Монысы да "Татнефть" акчасы.

Агымдагы елга бурычларга килгәндә, зур игътибар ЛПХ һәм КФХларга ярдәм итү, лизинг-грант, гаилә фермалары буенча программаларда катнашуны дәвам итүгә, эшсезләрнең үз эшләрен булдыруына биреләчәк. Җирлектә 298 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 77 се савым сыерлары. Узган ел 28 кеше шәхси хуҗалыкларын үстерүгә өстенлекле программа буенча 9 миллион 750 мең сумлык кредит алган. 5 эшсезгә эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру өчен 294 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән. Быелның 1 гыйнварына җирлек буенча теркәлгән 75 эшсез исәпләнә.

Җыенда район башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты. Ул соңгы елда бистәдә күп эш башкарылуын искәртеп, монда иң беренче чиратта җирлек башлыгының, депутатлар корпусының тырышлыгы зур булуын искәртте. "Үзе дә тик тормый, башкаларны да тик тотмый" - Әлфия Слесарева адресына әйтелгән сүзләр бу. Әлеге җыен тынгысыз җитәкче булып, башкаларны да җәлеп итеп, бергә-бергә эшләгәндә генә проблемаларны чишә барырга мөмкин булуын тагын бер кат раслады.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса