Әлмәт кызлары 200 мең сум һәм космодромга юллама откан
Әлмәтлеләр «iВолга» Идел буе форумында катнашты.
20 илдән ике меңнән артык кеше җыйган форум Самара өлкәсенең Мастрюково күлләрендә үтте. Анда Татарстан делегациясе составында барган әлмәтле кызлар Альбина Вәлиева белән Алена Ветлугина форум призерлары булып танылдылар.
Форумда 200 әр кешедән 10 смена булган. Һәр сменада 5 призер билгеләнгән. Алена Ветлугина «Добровольчество» юнәлешендә «Шаг навстречу» проекты белән 2 нче урынны яулаган һәм 200 мең сумлык сертификатка ия булган. Ә менә Альбина Вәлиева «Малая родина - большие возможности» сменасында «Велопарад «Альметьевск рулит» проекты өчен кызыксындыру призына лаек булган. Аңа космодромга сәяхәт бүләк иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа