Тормыш - яшәеш

Әлмәттән 30 яшьлек ханым «бер тырмага ике тапкыр баскан»

Әлмәттә үз йортын җиткерүче 30 яшьлек хатын-кызга тиз арада 100 мең сум кредит алырга кирәк булган.

Банк учреждениеләренә йөрергә күпме вакыт һәм кәгазьләр кирәк була дип, ул үзенә ошаган тәкъдимне Интернет челтәреннән эзли башлый. Бушлай белдерүләр сайтында сораган көнне үк кирәк кадәр күләмдә акча биреп торабыз дигән белдерүгә тап булган ханым фирманың белдерүдә күрсәтелгән электрон адресы аша алар белән элемтәгә керә. Язышканда теге як кредит алу өчен 2500 сум акча күчерергә кирәк булуын әйтә. Ханым уйлап тормыйча акчаны күрсәтелгән банк счетына күчерә. Шуның белән язышу тәмамлана. Фирма башкача элемтәгә чыкмый. Электрон адрес юкка чыга.

Алданган ханым өчен бу хәл сабак булмый. Ул тагын шуннан ук кредитор эзли башлый. Бу юлы белдерүдә телефон номерлары да күрсәтелгән була. Шул ук юл белән мошенниклар әлмәтледән 6 мең сум күләмендә «страховой взнос» түләттерәләр. Һәм шулай ук юкка чыгалар. Ханым полициягә хәбәр итә.

Реклама

Хәзерге вакытта кырыгалдарларны эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттән 30 яшьлек ханым «бер тырмага ике тапкыр баскан»
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш