Әлмәттә үзенчәлекле дефиле узды
«Балаларга - куркынычсыз хәрәкәт белән чиста шәһәр» шигаре астында балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә көнкүреш калдыкларыннан ясалган «Иң яхшы кием» бәйгесе булып узды.
Бәйгедә Әлмәт балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар гына түгел, ә күрше районнардан килгән «дизайнер»-конкурсантлар да үзләрен күрсәтте. Чараның тематикасы буенча киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларның булуына һәркем җаваплылык белән караган иде. Кызу көрәштән соң мәртәбәле жюри өченче урынны Екатерина Артемьева белән Альберт Марданшиннарга бирде. Икенче урынны Розалия Газизова яулады. «Иң яхшы кием» хуҗасы булып Булат Мингалиев танылды.
Фото: http://almetievsk-ru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа