Әлмәттә юлларда ике яшүсмер зыян күрде
20-21 апрельдә юлларда ике балигъ булмаган зыян күрде. Беренче очракта Төзүчеләр проспектында ВАЗ-2114 машинасы хуҗасы кызыл утка чыгып, 11 нче сыйныф укучысын таптата.
Яшүсмер медсанчастька озатыла. 21 ендә юл һәлакәте Герцен урамында була. Опель Корса машинасын йөртүче кырыйдагы интервалны исәпкә алмыйча, 10 нчы сыйныф укучысын бәрдерә. Җәяүле алган тән җәрәхәтләре белән үзәк район шифаханәсенә җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа