Реклама
Иҗади мөмкинлекләре югары әлмәтлеләр "Яшьлек" микрорайонында быел 1 сентябрьдә сафка бастырылачак мәктәпкә символика уйлап, белем йорты тарихына кереп кала ала.
Җирлектә шундый бәйге игълан ителде. Символика шигар, эмблема, гимн һәм флаг элементларын үз эченә ала. Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, анда аерым кешеләр дә, иҗади төркемнәр дә катнаша ала. Аңлаешлы, ачык чагылышлы, кыска һәм үзенчәлекле - конкурс эшенә таләпләр шундый. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйге ике этапта узачак: 1 майдан 15 енә кадәр беренче этап - финалистларны билгеләү, 15 майдан 1 июньгә кадәр җиңүчеләрне ачыклау планлаштырыла. 1 июньдә бәйгегә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр мәгариф идарәсе сайтында игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы