Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә яшәүче бер ханым наркопритон тоткан өчен хөкем ителде

Әлмәттә яшәүче Н. наркопритон тоткан өчен җәза срогын колония-поселениедә үткәрү шарты белән өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

14 мартта Әлмәт шәһәр суды утыз өч яшьлек ханымга карата кузгатылган җинаять эшен карады. Н. 2012 елның 5 ноябреннән алып быелның 6 февраленә кадәр үзенең фатирында притон оештырган, танышларына медицина белән бәйле булмаган максатларда наркотик чаралар куллану өчен шартлар тудырган. Ул Россия Җинаять кодексының 232 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча (наркотик чаралар куллану өчен притон оештыру) өч елга ирегеннән мәхрүм ителеп колония-поселениегә җибәрелде.

Иректән мәхрүм ителүгә бер адым

14 мартта Әлмәт шәһәр суды егерме сигез яшьлек М.га карата кузгатылган җинаять эшен карады.

Әлеге ханым 26 гыйнварда үз мунчаларының алгы бүлмәсендә наркотик матдә - ацетиллаштырылган әфьюн ясый. Аның бер өлешен кан тамырына кертә, калганын үзе белән йөртә. Шул ук көнне М.ны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм аннан законсыз төстә сатып алынган һәм сакланган наркотикны тартып алалар.

М. шактый күләмдә наркотик чараларны законсыз төстә җитештергән һәм аны сату максатын күздә тотмыйча булса да саклаган өчен Россия Җинаять кодексының 228 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Әлмәт шәһәр суды 18 мартта тагын бер әлмәтле - К.га карата җинаять эшен карады. Шулай ук егерме сигез яшьлек әлеге егет Әлмәт - Яр Чаллы юлы буенда урнашкан чистарту корылмалары территориясендә 12 февральдә киптерелгән хәлдә авырлыгы 631,8 грамм булган каннабис наркотик матдәсен җыю юлы белән сатып ала һәм аны үзе белән йөртә. Шул ук көнне К.ны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм аннан наркотикны тартып ала.

Зур күләмдә наркотик чараларны законсыз төстә сатып алган һәм саклаган өчен К. ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Чит милеккә кызыксаң…

Әлмәттә яшәүче бер адәм ноутбук урлаган өчен җәза срогын каты режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән ике ел да алты айга ирегеннән мәхрүм ителде.

19 март көнне Әлмәт шәһәр судында утыз ике яшьлек Б.га карата җинаять эше каралды. 8 гыйнвар көнне ул үзенең таныш хатын-кызы фатирында булган вакытта җәмгысе 10400 сум торган кәрәзле телефон белән ноутбук урлый. Аннары аларны билгесез бер кешегә сатып җибәрә.

Б. Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 2 нче өлешенең «в» пункты буенча (урлау, ягъни гражданинга сизелерлек зыян китереп чит милекне яшерен төстә үзләштерү) хөкем ителде.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250