Әлмәттә ялган сәүдәгәрне тоткарладылар
Әлмәттәге бер фатирда законсыз рәвештә исерткеч эчемлек белән сәүдә итү очрагы ачыкланган.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итүенчә, полиция вәкилләре тикшерү максаты белән үз фатирында эшмәкәрлек эшчәнлеге җәелдергән бер ханымнан 10 шешә исерткеч эчемлек сатып ала. Ахырдан тикшерү барышында 50 яшьлек сәүдәгәрнең эшмәкәр буларак теркәлмәве, алкоголь сатуга лицензиясе юклыгы билгеле була. Фатирда 22 шешә исерткеч табыла. Ханымга карата административ эш ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа