Әлмәттә ялган аракы таратучылар фаш ителде
Ялган аракы эчеп дөнья белән хушлашучылар һаман саен күзәтелеп тора.
Әле узган ел азагында гына Красноярск шәһәрендә коточкыч хәл булды - ялган аракы эчеп, 20 дән артык кеше агуланды, 4 се үлде. Аларның барысы да интернет аша очсызлы хәрәм сатып алган булган. Татарстанда мондый күләмле бәхетсезлекләр күзәтелмәсә дә, ялган аракыга юлыгып берән-сәрән агуланучылар һәм үлүчеләр очрап тора.
Әлеге очраклар һәммәбезгә билгеле бер хакыйкатьне һаман саен раслый: кибеттә спиртлы эчемлек бәясе арткан саен халык ялган аракыны күбрәк куллана. Россиядә соңгы берничә елда исерткеч бәяләре дүрт тапкырга диярлек артты. 2010 елда бер шешә аракы 89 сум булса, 2011 елда ул - 98, 2012 елда - 125, 2013 елда - 170, ә хәзер иң очсыз аракы 230 сум тора. Билгеле, эчкән кеше бәясенә карап тормый, барыбер җаен таба. Россиядә спиртлы эчемлекләрне «кулдан» сату, акцизлы маркасы булмаган алкоголь продукцияне тарату тыелса да, законнан курыкмыйча, халыкны алдаучылар җитәрлек. Әйтик, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм полиция күптән түгел Чаллыда яшәүче бер ханымның машинасында 335 шешә ялган аракы булуын ачыклый. РФ акцизлы маркасы булмаган алкоголь продукция шунда ук алына һәм законны бозучы ханымга карата административ эш ачыла.
Шуңа охшаш тагын бер очрак фаш ителә: Самара өлкәсеннән кайтып килгән бер машинада 15 шешә ялган аракы табыла. Хокук бозучыга карата административ хокук бозу беркетмәсе тутырыла, ялган аракылар алына. Соңыннан ике хокук бозучыга да 4000 сум күләмендә штраф салына.
Әмма штрафлары барлыгын онытып, янә алкоголь продукциясен сатучылар да күзәтелә икән. «Оныттым», «Квитанцияне югалттым», «Акча юк» кебек сәбәпләр хокук бозучыларны җаваплылыктан азат итми. Күпләр штрафларны вакытында түләмәүне әллә ни зур сансызлык дип тә кабул итми. Әмма хокук бозып, маркасыз аракы таратып һәм сатып көн күргәнсең икән, дәүләт каршында җавап тотарга туры киләчәк. Штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең аның күләме ике тапкырга артачагын да онытмагыз. Шулай ук андыйларга 15 тәүлек административ арест яки 50 сәгать мәҗбүри эшләү дә каралган.
Кыскасы, ялган аракы җитештерү һәм сатучылар фаш ителеп тора, аларга җәза да катгый. Әмма аңа карап кына андыйлар саны кимеми. Экспертлар раславынча, Россиядә сатыла торган исерткечләрнең өчтән ике өлеше - ялган аракы. 90 нчы еллар башында ялган аракы эчеп елына 30 мең кеше (көненә 80 кеше) үлгән. Аннан соң бу сан кими башлаган. Ләкин соңгы вакытта әлеге күрсәткечнең кабат артуы күзәтелә. Тагын бер сан: хәзер суррогат исерткеч кулланып агуланучылар саны буенча Россия дөньяда беренче урында тора. Ялган аракы эчеп, безнең илдә елына 20 мең кеше үлә. Шуңа да аракысы ялган булса, әҗәле чын булуын һәрберебез белеп торса иде.
Филүзә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа