Реклама
Кызны утыртып, автовокзалга борылдык. Ирем автобус расписаниесен белергә кереп киткәч, кыз күз яшьләренең сәбәбен аңлатып бирде.
Актаныш кызы Эльвира Алабуга педагогия институтында укый булып чыкты. Тулай торакта урын булмаганлыктан, Әлмәт кызы Альбина белән фатирда яшиләр икән. Эльвираның балачактан ук гел бергә булган егете дә бар. Ул да институтка кермәкче булган, тик конкурстан узмаган. Хәзер егет армиядә. Берничә тапкыр фатирдаш кызы гаиләсендә кунакта булган Альбина Эльвираны Яңа ел каршыларга Әлмәткә чакыра. Бер тапкыр да нефтьчеләр башкаласын күрергә туры килмәгән кыз башта икеләнә, аннан группадашы бик кыстагач, риза була.
Башта бар да бик матур гына барган. Альбинаның классташ кызында бергәләшеп Яңа елга әзерләнгәннәр. Аннан бар да әзер булгач, малайлар, кызлар чыршыга чыгып киткән. Туйганчы уйнап-көлеп шаярышканнар, күңел ачканнар. Җыелган яшьләр арасында парсыз кызларның да булуын күргәч, Эльвираның борчылулары юкка чыга.
Сәгать 12 тулганчы ук өстәлдәге шәраблар ачыла. Егетләр аракы да чыгарып куя.
- Яңа елны каршылаганчы ук исерешә башладылар, - дип сөйләде Эльвира. - Мине иң гаҗәпләндергәне кызларның да алар белән бер дәрәҗәдә эчүе булды. Альбинага да исем китте Ул бөтенләй башка кеше булып чыкты. "Егетем юк минем, кайгырма, гел янәшәдә булырбыз, күңел ачарбыз, гомергә истә калырлык булсын бу Яңа ел" дигән кеше табын артында ук бер егет белән үбешә башлады.
Иртәнге якка таба компания әкренләп табын тирәсеннән таралыша башлый, кайсы кая дигәндәй. Альбина да теге егет белән юкка чыга. Эльвира аннан фатирларына кайтарып куюын сорамакчы булып, бүлмәләрне ачып аны эзләргә тотына. Их, белсә иде ул шунда үзен бәхетсезлек саклап торганын...
ДӘВАМЫ БАР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+