Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә укучыларны таптатканнар

Юлда йөргәндә шоферларга да, җәяүлеләргә дә уяу булырга кирәк. Югыйсә юл аркылы чыкканда бәхетсезлек очрагына юлыгуыңны көт тә тор.

Ленин урамындагы 85 нче йорт каршында тиешсез урыннан юл аркылы чыкканда 2001 елгы укучыны таптаталар. Төзүчеләр проспектында да 11 яшьлек малайны имгәтәләр. "Лада Гранта" руле артында утыручы шофер җәяүлегә өстенлек бирергә тиеш булган. Баш мие зарарланган малайны реанимация бүлегенә озаталар. 1 февральдә тагын бер җәяүле машинадан зыян күрә. Бу юлы медсанчастька күп санлы имгәнүләр белән Зарипов проспектында тиешсез урыннан юл аша чыгучы 1974 елгы ир-ат җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса