Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә троллейбус линияләренә зыян килгән

Җәмәгать транспортында йөргәндә нинди генә хәлләргә, бәхетсезлек очракларына юлыкмыйсың.

Казанда автобус шоферы кинәттән тормозга басу аркасында 80 яшьлек пенсионер егылган һәм кабыргаларына зыян китергән. Кичә кич Әлмәттә дә 5 нче номерлы автобуста кайтучылар аннан тиз генә йөгереп чыгарга мәҗбүр булды. Асылынып төшкән троллейбус линиясе автобусның түбәсендәге ачык люк белән бәрелеште һәм аннан төтен исе чыга башлады. Шофер бу урынны әкрен генә узгач кына кешеләр янәдән утырып хәрәкәтне дәвам иттеләр. Ә менә троллейбуслар туктап калды. Әле бүген дә социаль челтәрдә троллейбусларның нигә йөрмәве белән кызыксынып сораулар бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса