Әлмәттә транспорт белән идарә итүгә хокукы булмаган егет машина белән әйләнгән
16 октябрьдә иртәнге өчләр тирәсендә Ленин урамы 24нче йорт алдында 1995 нче елгы «Киа-Рио» машинасын йөртүче (транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган) тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә идарәне югалта һәм бордюрга килеп бәрелә.
Соңрак исә җәяүлеләр юлына килеп керә һәм әйләнеп каплана.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина руле артында булган зат һәм аның юлчысы медсанчастька озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа