Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә тарату өчен әзерләнгән наркотикларны фаш иткәннәр

Шулай итеп 700 грамм "спайс" җинаятьчеләрдән алына.

Чаллыда яшәүче 22 яшьлек егетне һәм 19 яшьлек кызны 60 грамм синтетик наркотиклы 40 төргәк белән тоткарлыйлар. Аларның фатирында тагын 270 грамм "спайс" табыла. Автомобильләрендә дә 200 грамм наркотик була. Шулай итеп, 5000 тапкыр кулланырга җитәрлек агу фаш ителә.

Яшьләр ул наркотикларны Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәткә таратырга планлаштырган булган. Хәзер алар кулга алынган, тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса