Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә сыйфатсыз бензин сату урыны ачыкланган

Ялган бензин сатучыларның эше хәзер капчыкта ятмый.

Сыйфатсыз ягулык турында халык махсус "кайнар" линия телефоны буенча шалтырата ала. Шулай ук махсус оешма Татарстанда автомобиль ягулык станцияләрендә сатылган мотор ягулыгын атна саен тикшерә.

Бензин сыйфаты нормадан тайпылган ягулык станцияләре буенча мәгълүматлар прокуратурага җибәрелә. Мисал өчен, 2016 елның яртыеллыгында шундый өч эш ачылды. Ә Түбән Камада сыйфатсыз бензин сату белән шөгыльләнгән ягулык станциясенә 180 мең сум штраф салынган. Хокук бозучылар арасында бензинда күкерт дәрәҗәсе нормадан 10 тапкырга артып киткән очраклар бар

ГОСТ таләпләренә туры килмәгән ягулык сатыла торган автомобиль ягулык станцияләре арасында әлмәтлеләр дә бар:

ООО "АвтоГазСервис" Әлмәт шәһәре, Монтажная ур., 2 а, МАЗС;

ООО "Зәй сервис", Әлмәт шәһәре, "Сапсан" автосалоны янындагы ягулык станциясе.

Әлмәттә сыйфатсыз ягулык кабат-кабат ачыкланган ягулык станциясе:

ООО «Зәй Сервис» (ООО «Поток-Сервис»), Әлмәт, «Сапсан»

автосалоны каршындагы станция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса