Әлмәттә суның сыйфатын тикшерергә була
Кеше ашамыйча сигез атнага кадәр яши алса, эчмичә 3-5 көннән артык тора алмый.
Сәламәт булып калу өчен көнгә җитәрлек кадәр су эчәргә кирәк.
Әлмәтлеләр арасында сораштыру үткәргән җирле басма шәһәрдә күпчелек кешеләрнең суны көнкүреш фильтры аша чыгарып эчүе хакында яза. Ә менә нинди су эчәргә кирәклеген тәгаен генә беркем дә әйтеп бирә алмый.
Эчә торган суның сыйфатын тикшертергә теләүчеләр Әлмәттә ТР эпидемиология һәм гигиена үзәге филиалына мөрәҗәгать итә ала икән. Тикшерү нәтиҗәләре бушлай бирелә. Безнең шәһәрдә Грибоедов урамы, 10 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә. Телефоннары: 45-20-72.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа