Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә срогы чыккан сыра сатучылар ачыкланды

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге срогы чыккан товарлар сату фактларын ачыклау буенча даими эш алып бара.

Прокуратура белән бергә үткәргән бер тикшерү вакытында Әлмәтнең бер кибетендә срогы чыгып биш көн үткән сыра сату фактына тап булалар. Территориаль бүлек Бөгелмәдәге бер кибеттә дә срогы чыкканнан соң 13 көн үткәч сатылучы сырага тап булган.

Срогы чыккан ашамлык сату «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы РФ Законын бозу булып санала. Гаеплеләргә карата административ штраф рәвешендә чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса