Әлмәттә социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы узды
Район башкарма комитетында Дәүләт Советы, шәһәр һәм район депутатлары катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды.
Нигездә сүз Татарстан Президентының ел саен Дәүләт Советына була торган Юлламасында күздә тотылган социаль-икътисади бурычларны тормышка ашыру хакында барды. Район башлыгы Мәҗит Салихов игътибарны алда торган төп мәсьәләләргә юнәлтте. Болар - ветераннарны торак белән тәэмин итүне дәвам итү (327 кешегә фатирлар бүленгән, 12 сенә белдерү кәгазе тапшырылган), чистарту корылмаларына реконструкция уздыру өчен максатчан федераль программага керү һәм башкалар. Депутат, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев ишегалларында автомобильләрнең күплегенә ишарәләп, бу сорауны чишәргә кирәклеген, муниципаль балалар лагере оештыру, балалар поликлиникасын киләчәктә дә киңәйтүне дәвам итү кебек тәкъдимнәре белән уртаклашты. Утырышта шулай ук миграция, экология, мәдәният сораулары да күтәрелде. Азактан депутатлар резолюция проекты кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа