Әлмәттә шикле фатирны ачыкладылар
Әлмәттә полицейскийлар наркопритонны ачыклады.
Оператив мәгълүматлар буенча алар шикле кешеләр җыела торган фатирга юл тоттылар. Бу урын полицейскийлар игътибарына өченче тапкыр эләгә инде. Анда барган саен алар фатирдагы кунакларны наркотик кулланган хәлдә тоткарлый торган булганнар. Фатир хуҗабикәсе белән аның кунакларын шул исәптән наркотикларның законсыз әйләнеше өчен дә күп тапкырлар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартканнар. Ачыкланганча, 36 яшьлек хуҗа ханым наркотик кулланучыларны фатирына кертә торган булган, ә тегеләре моның өчен тыелган матдәләр белән түләгәннәр. Хәзер наркопритон тоткан ханымга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia