Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә “Сбербанк” хезмәткәре уяулык күрсәткән

Әлмәт полиция бүлегендә "Сбербанк" ААҖ хезмәткәрен бүләкләделәр.

Дежур частька "Сбербанк" өстәмә офисларының берсендә хәвеф төймәсе эшләве турында хәбәр килә. Вакыйга урынына чыккан хокук сакчылары шуны ачыклый: офиста кассир-операционист булып эшләүче Лариса Логинова үз янына кулына коңгырт төстә билгесез предмет тоткан сәер кеше якынаюын күреп саклык төймәсенә баса. Хезмәткәрнең бу гамәлен шәйләгән егет тиз арада чыгып качу ягын карый. Сизгерлеге нәтиҗәсендә банк офисында закон бозуга киртә куела. Әлеге гамәле өчен Әлмәт полиция бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов Лариса Логиновага рәхмәт ирештереп, Мактау кәгазе белән бүләкләде.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250