Әлмәттә саваплы акция узачак
23 майда Әлмәттә зиратларны чүп-чардан арындыру буенча «Хәтер айлыгы» старт ала.
Ай дәвамында әлмәтлеләр зиратларда каберлекләрне тәртипкә китерүдә, корыган агачларны кисүдә, үләннәрне чабуда, куакларны кыркуда катнашачаклар.
Әлмәттә әлеге акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Шәһәр һәм район җитәкчелеге әлмәтлеләрдән әлеге саваплы гамәлдә актив катнашуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа