Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә сатып алган боткадан тере бөҗәк чыккан

Әлмәттә яшәүче бер ханым «Перекресток» кибетеннән балалар өчен Heinz (кукуруз) боткасын сатып алган булган.

Савытын ачып караса, анда зур гына бөҗәк йөри ди. Ханым тиз арада җитештерүче предприятиенең кайнар линия телефонына шалтыраткан. Әмма аңа кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кушканнар. Бәлки товарны саклау шартлары бозылгандыр дигәннәр. Тик шулай да герметик төргәк эченә бөҗәк ничек үтеп керә алган соң?!

Әлмәтле ханым бу хакта социаль челтәрдә язма урнаштырган һәм әлмәтлеләрне уяу булырга чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса