Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә рус теле буенча имтиханнан 100 балл җыючы юк

Рус теле буенча БДИның якынча нәтиҗәләре мәгълүм - Әлмәт муниципаль районы буенча уртача балл 66,2 не тәшкил итә.

Әлеге сан узган елгы күрсәткечтән (64,3) ике баллга югарырак. Әмма быел әлеге имтиханнан 100 балл җыючылар юк. 172 чыгарылыш укучысы 80 нән өстә балл алуга ирешкән. Шуларның 17 се 95 балл туплаган, өч әлмәтле - Зулола Якубова (1 нче кичке мәктәп), Валерия Михайлова (18) һәм Алия Галимова ( 24) 98 балл җыйган. Өч укучы БДИда иң түбән чикне (36 балл) уза алмаган, алар рус теле буенча 18 июнь көнне кабаттан имтихан тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250