Әлмәттә производствода үлемгә китергән бәхетсезлек очрагының яшереп калдырылуы ачыкланды
Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау турында закон үтәлешен тикшерү барышында "Сельхозснаб Альмет" җәмгыятендә үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагына тап булды.
Тикшерү барышында 2013 елның 11 октябрендә "Сельхозснаб" ҖЧҖ каравылчысы С. Тюрниковның хезмәт урынында гомум авырудан үлеп китүе билгеле булган. Эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау законында каралган вакыт аралыгында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, Әлмәт шәһәре прокуратурасына һәм башка оешмаларга бу вакыйга турында хәбәр җиткерелмәгән.
"Сельхозснаб Альмет" ҖЧҖ һәм аның җитәкчесе прокурор инициативасы буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа