Әлмәттә притон ябылды
Әлмәттә 1982 елгы, беркайда да эшләмәүче хатын-кызга карата РФ Җинаять Кодексының 241 нче маддәсе (фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон оештыру һәм тоту) буенча җинаять эше ачылды.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, гаепләнүче ханым 2012 елның августыннан алып быелның февраленә кадәр Тельман урамындагы бер йортта фатирны арендага алып, фахишәлек белән шөгыльләнү өчен агентлык оештырган. Хатын-кызга 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә Әлмәт полиция бүлегенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа