Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә популяр кафены җавапка тартачаклар

«Халык контроле» системасына әлмәтлеләр үз шикаятьләрен, теләкләрен яза, башкаларныкын хуплый, алар буенча кабул ителгән карарларга бәя бирә ала.

Бер әлмәтле «Халык контроле» системасына «Панорама» сәүдә үзәгендә, атап әйткәндә «Челаут» кафесында хәмер эчемлекләре сатылу турында хәбәр иткән. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән бергә үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә кафеда лицензиясез хәмер эчемлекләре сату факты расланган. Аларны конфискацияләү турында суд карары чыкканчыга кадәр эчемлекләр сатудан алынган. Административ тикшерү бара. Шунысы да бар, мондый фактлар турында хәбәр иткән кешеләрне 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр бүләкләү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса