Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре ялган беркетмә төзегән

Әлмәт шәһәренең тикшерү органнары тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләренә карата эш урыныннан явыз ният белән файдалану файдалану, урынында алдау буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү күрсәткәнчә, 2013 нче елның февраль аенда Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре административ хокук бозу беркетмәсенә махсус рәвештә ялган мәгълүматлар керткәннәр. Аның буенча янәсе биредә яшәүче бер ханым комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә ул административ җаваплылыкка тартылган. Ә чынлыкта исә, беркетмә төзелгән вакытта әлеге ханым төрмәдә булып чыга.

Бүгенгесе көндә вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250