Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә пистолет урлаучыларны тоттылар

Май азагында Әлмәтнең бер сәүдә үзәгендә икенче каттагы кибеттән гомуми бәясе 63 мең сумга якын торган алты пневматик пистолет урлаганнар иде.

Тикшерү чаралары барышында каракларның эзенә төштеләр. Алар 16 һәм 18 яшьлек әлмәтлеләр булып чыкты.

Балигъ булмаган яшьтәгесе сөйләвенә караганда, аның элек хөкем ителгәне булган танышы кибет басарга тәкъдим иткән. Кибет сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан, зона ишек урынына пластик стена белән генә бүленгән. Караклар аның аша үтеп керүе җиңел булудан файдаланган да инде. Яшьләр рольләрне алдан ук бүлешеп барганнар. Олырагы күрше кибетнең сатучысын сөйләштереп торган арада кече җинаятьче пластик стена өстеннән үтеп, алдан әзерләнгән рюкзакка алты пневматик пистолет салган. Аннары кире стена аша чыгып, сәүдә үзәгеннән чыгып киткәннәр.

Хәзерге вакытта урланган әйберләр өлешчә кайтарылган. Тикшерү дәвам итә. Бу хакта Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса