Әлмәттә пистолет урлаганнар
Әлмәттә ике егет сатучының игътибарсызлыгыннан файдаланып кибет витринасыннан пневматик пситолет урлыйлар. Кичке җиделәр тирәсендә кибеткә ике егет килеп керә.
Берсе сатучының игътибарын читкә юнәлттерә, ә икенчесе шул арада витринадан пистолет урлый. Караклар тиз арада чыгып китә.
Кибет хуҗасы пистолет югалганын абайлап алганнан соң полициягә хәбәр итә. Кибеткә 2500 сум зыян килә. Җинаять эше кузгатыла. Полицейскийлар вакыйга булган урыннан бармак эзләре алалар һәм эшкә керешәләр.
Шикләнелүчеләрнең берсен тоткарлыйлар. Ул 17 яшьлек Әлмәт көллияте укучысы булып чыга. Икенчесе 27 яшьлек әлмәтле, элек хөкем ителгән, хәзерге вакытта эзләүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia